Түбән Кама керәшеннәре үз милли киемнәре белән таныштыру өчен «PROкостюм» дип аталган интерактив программа башлап җибәргән. «Керәшен» җәмгыяте активистлары мәктәп укучылары һәм студентларга керәшен костюмының элементлары, аны хуҗасының статусына, вакыйга һәм башка факторларга карап киелүе турында сөйли.
Әлеге программаның беренчесе Түбән Кама Халыклар Дуслыгы йортында узган. «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Эльмира Ситдикова һәм «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбленең җитәкчесе Ольга Вәлиуллина катнашучыларга үзләренең өсләрендәге киемнәр турында сөйләде.
Аннан укучылар белән бергә «Җаулык бәйләү» обрядын да уздырганнар. Чара, матур гадәт буенча, «Сүрәкә» солистлары башкаруындагы керәшен җырулары белән тәмамланган.