Халыклар дуслыгы йортында Рәсимә Харис кызы Нәбиуллинаның юбилее уңаеннан, иҗатына, тормыш юлына багышланган «Вакыт толымнарын сүтә-сүтә…» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу узды.
Аның иҗаты белән якыннан танышып, әле яңа гына дөнья күргән «Сарылып сагышларга» дип исемләнгән китап битләренә күз салып, җырчы композиторлар.А. Салихова һәм Р.Асадуллин башкаруындагы җырлар һәркем тарафыннан бик җылы кабул ителде.
Авылдашлары, каләмдәшләре, Бөтендөнья татар конгрессы, аксакаллар шурасы җитәкчеләре тарафыннан җылы матур котлаулар әдәби-музыкаль очрашуны тагын да тулыландырды. Китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Арсланова юбиляр язучы Р.Нәбиуллинага иҗат уңышлары теләп, тагын да китапларының басылып чыгуын теләде.