(27 ноябрь 2018) Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында традицион «Кичке уеннар» программасы кысаларында «Мәрхәмәтле газиз Әниләр» дип аталган җырлы-биюле күңел ачу чарасы үтте.
Дөньядагы иң кадерле, иң матур сүз – Әни. Бу сүзгә барлык җылы наз, ярату, борчылу сыйган. Нинди генә яшьтә булсак та, без әниләребез өчен гомер буе бала булып калабыз.
Кадерле әниләребезгә багышланган чара нәкъ менә әлеге сүзләрне искә алып оештырылды.
Кичәдә «Гранат» бию коллективы, шагыйрә Гөлчирә Ибәтуллина, җырчылар Таһир Баһаветдинов һәм Шамил Хаҗипов, гармунчылар, курайчылар катнашты. Алар үзләренең иң матур чыгышларын бәйрәмдә җыелган тамашачыларга һәм үз әниләренә атап башкардылар.
Халыклар дуслыгы йорты