(19 гыйнвар 2019) Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың “Гөләйза” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Чараны шәһәрнең Кол Гали исемендәге китапханәсе һәм Татар иҗтимагый үзәгенең Түбән Кама бүлеге оештырды.
Очрашу барышында Фәүзия Бәйрәмова үзе “Гөләйза” китабы турында тәфсилләп сөйләде, ә китапханә хезмәткәрләре әсәрдән өзекләр укыды. Кичә матур җырлар белән үрелеп барды.
Чарага күп кунаклар килгән иде. Язучыны яңа иҗат җимеше чыгуы белән Татар иҗтимагый үзәгенең Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Раиф Галиев, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, шулай ук Фәтхулла Абдуллин, Гөлчирә Ибәтуллина, Флер Гайнемөхәммәтов котладылар һәм иҗади уңышлар теләделәр.
ДДн Нижнекамска