«Кичке уеннар» күңел ачу программасы Халыклар дуслыгы йорты янында татар җырларына һәм биюләренә битараф булмаган кешеләрне җыйды.
«Кичке уеннар» га музыка һәм фольклор жанрында татар жырлары башкаручы, куптөрле конкурслар җиңүчесе Зөһрә Аитова чакырылган иде.
Матур татар җырларын ишетеп, якын-тирә йортларда яшәүчеләр дә килгән иде. Чарада катнашучылар татар халык уеннары уйнарга да кушылдылар.