(29 декабрьдә 2019) Халыклар дуслыгы йортында шаулап-гөрләп «Яңа елда яңа теләкләр» дип аталган «Кичке уеннар» күңел ачу программасы үтте. Кунаклар җырладылар, биеделәр, Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр алдылар.
Узып баручы 2019 елның йомгаклау кичәсендә шагыйрәләр Гөлчирә Ибәтуллина, Фәнүзә Сабирова, «Кайтаваз» фольклор ансамбле, җырчылар Илнур Шәрәфуллин, Ләйсән Зыятдинова, Рәхимә Газизова, биючеләр Майя Амирова, Мария Сәетова, гармунчы Изаиль Нуретдинов һәм Мөнҗия Хәлимова катнашты.
Бәйрәм һәрвакыттагыча күтәренке рухта узды.