Туган тел чит телдән киммени?

(25 июнь 2018) “Телебезне кисәргә берәүнең дә хакы юк. Иреклегә калдырылса, туган телләр бетәчәк”, – ди Татарстандагы башкорт милли-мәдәни автоно­мия­се рәисе Гали Хәсәнов. Ә башкорт халкы бүген үз телен, гореф-гадәтләрен ничек сакларга җыена икән?

4876c9ac23d768a53cbc5ee862836ba6_500_0_0

– Милли телләрне укыту буенча закон проектын эш­ләп бетерү өчен бер айлап вакыт калды. Бүген Дәүләт Думасында туган телләр һәм республика телләрен мәктәп программасының мәҗбүри укыту өлешенә кертү турында сүз бара. Тик мәҗбүри өлештә калдырып, туган телне әти-әниләр ихтыярына калдырудан нинди файда бар соң? Монда бернинди алга китеш юк, – дип борчыла Гали Әхтәрович. – Физиканы яки математиканы әти-әниләрнең ризалыгын сорап укытмыйлар бит. Ә ни өчен әле республиканың дәүләт телен, туган телне укыту өчен аларның ризалыгы ки­рәк? Туган телне аяк астына салып таптау дигән сүз бит бу. Бердәм дәүләт имтиханына әзер­ләнәсе бар дип, башка милләт укучыларының “туган тел” урынына урыс телен сайлавы куркыныч. Шул имтихан аркасында милли мәктәпләрдә рух югалды да инде. Болай булса, урыслашу тагын да тамыр җәячәк. Туган телләр укыту планының төп өле­шендә мәҗбүри укытылырга тиеш. Мәҗбүри укытылган чит тел туган телдән өстенмени? Балаң­ның, туган телен белмичә, күп чит телләр белүен дә бәхеткә санап булмыйдыр. Бу яктан улларым башкорт телен белә, шөкер.

Гали әфәнде әйтүенчә, туган телне ирекле калдыру башка социаль проблемалар да тудырачак. “Бу хәл туган тел укытучыларының кыс­картылуына китерәчәк. Яшь­ләрнең дә вузлардагы милли юнәлешкә укырга керү те­ләге кимеячәк. Их­тыяҗ булмагач, туган тел­ләрне укыту да юкка чыга. Шул рәвешле әти-әниләр белән мәктәп арасында, җә­мәгатьчелектә бәхәсләргә беркайчан да нокта куел­мая­чак, – ди ул. – Татарстанда тел мәсьә­ләс­ендә барган бәхәс­ләр исә татарга гына хас түгел. Бу – башка халыклар­ның да авырткан җире. Башкортстанда әлеге проблема алданрак та башланды. Туган телне укыту өчен, өйдән-өйгә кереп, гариза яздырып йөрделәр. Күпме укытучы эшсез калды. Шундый ук хәл Татарстанда кабатланды. Бүген башкорт теле ирекле укытыла. Әмма бу вәзгыять, киресенчә, халыкны бер­ләштереп, дуслыкны арттырды. Рөхсәт итмиләр дип, авыз ачып торып булмый бит. Татарстанда башкорт теле бүген якшәмбе мәк­тәп­ләрендә генә укытыла“.

Гали әфәнде үзе бик кызыклы шәхес булып чыкты. Табиб та, хәрби дә. Кубызда, курайда да оста уйный. Үз халкының фольклоры бе­лән кызыксына. Башкорт­ларның күбесе әлеге уен коралларында уйный белә икән. Биг­рәк тә печән өсләрендә моңа җай чыга.

39d4FDENKSA1-1024x768

“Курай – минем өчен башкорт халкының тарихы, язмышы ул. Мил­ләтне саклау символы булып тора. Элек­тән курайчылар, уйный баш­лаганчы, тарихны, ри­ваять­ләрне искә тө­шерергә тиеш булган”, – ди әңгә­мә­дәшем.

Башкорт халкы, бер­лә­шеп, төрле чараларда чы­гыш ясый. Монда хәтта репетиция дә кирәкми, бар да ихластан килеп чыга. Гали әфәнде автономияне Тү­бән Камада яшәп җитәкли. Башкалага еш килергә туры ки­лә.

“Мин медицина университетында укыганда, беренче тапкыр татар егетен күрдем. Аның белән дуслашып киттек. Бергәләшеп уку йортының ансамбленә йөрдек. Самарада укыган чакта, тагын бер татар егете дустыма әверелде. Яшьләр арасында узган чараларда ул – татарча, ә мин башкортча чыгыш ясыйм. Шулай итеп, ике мәдәниятне тулыландыра идек. 1992 елда Карабахтагы хәрби хез­мәтемне Түбән Камада дә­вам иттерергә туры килде. Анда “Урал” милли-мәдәни автономиясен булдырдык. Казанда – “Башкорт йорты”, Чаллыда “Шоңкар” милли-мәдәни автономиясе эшли башлады. Ә инде 2003 елда бөтен башкортлар җыелы­шып, төбәкнекен булдырдык. Читтә яшәгән саен, үз гореф-гадәтләреңнең, те­лең­нең кадерен күбрәк аңлыйсың һәм бәялисең. Тугандаш башкорт – татар халыклары элек-электән бер-берсе белән бик дус яшиләр. Башкортстандагы Бөтендөнья башкортлары корылтае, Мәдәният, Мә­гариф һәм фән министрлык­лары безгә методик яктан, милли мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Кирәк чакта белгечләр, артистлар җи­бәрә. Бәйрәмнәрдә үзебез­нең башкорт тирмәсен корып, үз милли ашларыбызны, җыр-биюләрне, гореф-гадәтләрне тәкъдим итәбез. Татарстанда бөтен милләт­ләргә дә этнокультураны үстерү өчен тигез шартлар тудырылган. Бездә аңлашу бар. Шул дуслыкны саклап яшәвебезне дәвам иттерә­чәкбез.

Ватаным Татарстан

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch